news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда капиталь ремонттан соң ике балалар бакчасы кулланылышка тапшырылган

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын капиталь төзекләндерү программасы буенча түбә япмаларын, эчке инженерия коммуникацияләрен алыштыру каралган.

Чаллыда капиталь ремонттан соң ике балалар бакчасы кулланылышка тапшырылган

(Яр Чаллы, 22 июль, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын капиталь төзекләндерү программасына эләккән тугыз балалар бакчасының икесе тапшырылган. Бу хакта мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә әйттеләр.

Капиталь ремонт өчен республика 342,2 млн сум бүлеп биргән. Программада түбә япмаларын, эчке инженерия коммуникацияләрен, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүне, санузелларны, ишек һәм тәрәзәләрне алыштыру, беренче катта җылытыла торган идән җәю, аш-су бүлегендә яңа җиһазлар кую каралган.

Шәһәр бюджеты акчасына балалар бакчаларында яңа җиһазлар урнаштырыла, тирә-яктагы территория һәм керү юллары төзекләндерелә.

“Бүгенге көнгә “Әллүки” һәм “Чишмә” балалар бакчаларында ремонт бетте. Калган бакчалар август дәвамында тапшырылачак”, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков.

Моннан тыш, Чаллыдагы ике мәктәптә, коррекцион һәм №11 мәктәптә капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Республика бүлеп биргән акчалар 95 млн сумны тәшкил итә. Ә шәһәр бүлеп биргән өстәмә 15 млн 500 мең сумга спорт һәм актлар залы, коридорлар, коймалар төзекләндереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100