Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда каникуллар вакытында укучылар белән эшләү нәтиҗәсендә яшүсмерләр җинаятьчелеге 13 процентка кимегән
Чаллыда каникуллар вакытында укучылар белән эшләү нәтиҗәсендә яшүсмерләр җинаятьчелеге 13 процентка кимегән
(Чаллы, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). Бүген Чаллыда шәһәрнең хуҗалык җитәкчеләре белән атналык киңәшмәдә мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Хәлимов балаларның җәйге ялына йомгак ясады. Аның сүзләренчә, эш мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, халыкны социаль яклау идарәләре белән берлектә барган.
Июнь һәм июль айларында Чаллыда 86 мәктәп яны лагере эшләгән. Аларда 6140 бала ял итүдән тыш, физиотерапевтик сәламәтләндерү курслары узган. Автошәһәрнең яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе 16 профиль лагерь оештырган.
Җәй айларында шәһәрдә 111 ял һәм 58 спорт мәйданчыгы эшләгән. Аларда көе саен 3000гә кадәр бала ял иткән. Бу мәйданчыклар өчен спорт инвентаре алуга 500 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Меңнән артык педагог һәм өлкән сыйныф укучылары балалар белән спорт чараларын оештырган. Августта 6,5 мең бала 8 спорт төре буенча ял мәйданчыклары спартакиадасында катнашкан. 24 меңгә якын яшүсмер төрле мәдәният чараларында булган. 3436ысы туристик сәяхәтләргә барган. Шул рәвешле оештырылган ялның нәтиҗәләре үзләрен озак көттермәгән. Рамил Хәлимов сүзләренчә, Чаллы яшүсмерләре арасында җинаятьчелек 13 процентка кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз