news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда “Камстройэксперт” директоры 120 мең сум штрафка тартылган

Оешма Дәүләт теркәве федераль хезмәте идарәсенең элеккеге хезмәткәре белән законсыз рәвештә хезмәт килешүе төзегән.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”). Чаллыда “Камстройэксперт” директоры 120 мең штрафка тартылган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачыкланганча, оешма элек Дәүләт теркәве федераль хезмәте идарәсенең Чаллы бүлегендә эшләгән ир-ат белән законсыз рәвештә хезмәт килешүе төзегән. “Камстройэксперт” федераль закон нигезендә экс-дәүләт хезмәткәрен эшкә алганда элеккеге эш бирүчесенә хәбәр итәргә тиеш, ә оешма әлеге законны бозган.

Шунлыктан “Камстройэксперт” башлыгы, шулай ук оешма да “Элеккеге дәүләт хезмәткәрен законсыз рәвештә эшкә алу” маддәсе нигезендә 120 мең сум штрафка тартылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100