news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда “КамАЗ” җәяүлеләр йөри торган җир асты юл кичүенә төшеп, кешеләрне таптаткан

Октябрьның 5 көнендә республикада транспорт катнашындагы һәлакәтләрдә 11 кеше үлгән

            (Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). 5 октябрь көнне 9 сәгать 40 минутта Чаллы шәһәренең Казан трактында 1952 елгы зат идарә иткән “КамАЗ” тротуарга чыгып, җәяүлеләр йөри торган җир асты юл кичүенә төшеп киткән һәм андагы 2 зур кешене, 1 баланы бәрдергән. Нәтиҗәдә, 1980 елгысы имгәнү-җәрәхәтләнүләреннән шушы урында һәлак булган, 1978 һәм 2007 елгылары, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, юлларын дәвам иттергән.

 

            Кичә булган тагын бер һәлакәтнең корбаны исә - 1934 елгы хатын-кыз. Ул Мамадышның Фатих Кәрим урамы буйлап юл читеннән 1938 елгы хатын-кыз белән барганда, шул ук юнәлештә хәрәкәт итә торган “УАЗ” аларны бәрдергән. Беренчесен бу һәлакәт шунда ук үлемгә китерсә, икенчесен - район үзәк хастаханәсенә.  

 

            Республика ЮХИДИ идарәсенең юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге, югарыда әйтелгән 2 очракта да, алдан чыгарылган нәтиҗәләр буенча, автотранспорт белән идарә итүчеләр хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаган, дип хәбәр итә.

 

           Октябрьның 5 көнендә генә дә республикада транспорт катнашындагы 108 һәлакәттә 11 кеше үлгән, 122 кеше җәрәхәтләнгән-имгәнгән.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100