news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда «КАМАЗ» шоферы светофорда җиңел машинага бәрелгән

Бәрелешү нәтиҗәсендә, 57 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр алган.

Чаллыда «КАМАЗ» шоферы светофорда җиңел машинага бәрелгән
ГИБДД Набережных Челнов

(Чаллы, 14 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда «КАМАЗ» шоферы светофорда җиңел машинага бәрелгән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Узган ял көннәрендә М7 трассасында Казан проспекты тирәсендәге 43 яшьлек «Камаз» шоферы куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм «Рено» га килеп бәрелгән.

Вакыйга урынына килгән ЮХИДИ хезмәткәрләре «КамАЗ» машинасы йөртүчесенең исерек булуын ачыклый.

Бәрелешү нәтиҗәсендә 57 яшьлек иномарка пассажиры зыян күргән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot