news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда «КАМАЗ» предприятиесе хезмәткәре «КАМАЗ» йөк машинасы астында калып һәлак булган

Авария Машина төзүчеләр урамында килеп чыккан.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте хезмәткәре «КАМАЗ» йөк машинасы астында калып һәлак булган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Авария узган шимбәдә Машина төзүчеләр урамында килеп чыккан. «КАМАЗ» йөк автомобилен идарә итүче 50 яшьлек ир-ат «зебра» буйлап юл аркылы чыгып барган җәяүлене үткәрмәгән.

Авария нәтиҗәсендә двигательләр заводының 26 яшьлек хезмәткәре алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм каретасында үлгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot