Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда "КАМАЗ" машинасы җәяүлеләр кичүендә 25 яшьлек егетне таптаткан
Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган егет "Ашыгыч ярдәм" машинасында үлгән.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда «КАМАЗ» автомобиле җәяүлеләр кичүендә 25 яшьлек егетне бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә кичке җиделәр тирәсендә «КАМАЗ» йөк автомобилен идарә итүче 50 яшьлек ир-ат Машина төзүчеләр урамындагы 111нче йорт каршында «зебра» буйлап юл аркылы чыгып барган җәяүлегә юл бирмәгән.
Авариядә күпсанлы тән җәрәхәтләре алган 25 яшьлек егет "Ашыгыч ярдәм" машинасында үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз