news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Кама юбилей ярыммарафонына өч меңнән артык кеше чыкты

Автошәһәрдә биш ел элек TIMERMAN спорт проекты директоры Вадим Янгиров беренче Кама ярыммарафонын оештырган иде.

(Чаллы, 12 август, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда Кама юбилей ярыммарафонына өч меңнән артык кеше чыкты.

  • Автошәһәрдә биш ел элек TIMERMAN спорт проекты директоры Вадим Янгиров оештырган беренче Кама ярыммарафоны узган иде. Ул вакытта марафонда Кения спортчысы Эндрю Киманти Килонзи катнашты.

Чаллыда Шәһәр көне һәм Физкультурачылар көне спорт бәйрәме – Кама ярыммарафоны белән билгеләп үтелә.

Чарада Чаллы халкының 38 проценттан артыгы физкультура белән шөгыльнүе, спортның 60 төре хакимият тарфыннан системалы ярдәм алуы, шуның нәтиҗәсендә спорт объектлары арта баруы билгеләп үтелде.

Ярышлар “Азатлык” мәйданында һәм Хәсән Туфан, Сөембикә, Җиңүнең 40 еллыгы проспектларында узды. Анда төрле яшьтәге 3 мең 245 кеше катнашты. Ярышка күрше төбәкләрдән дә килгәннәр. Программада 1, 3, 10 и 21,1 километрлы дистанцияләр булды. Кызу булганлыктан, ярыммарафонда катнашучылар өчен су сиптерү машиналары куелган иде. Йөгерүчеләр “фонтаннарны” уңай бәяләде. Шулай ук трассада ашамлыклар һәм су куелган пунктлар әзерләнгән иде.

Стартка беренче булып 250 бала чыкты, алар 600 метр араны узды. Аннан юл атлетларга бирелде. Йөгереп килүчеләр диварда “Мин моны булдырдым” язуын калдырды. Спорт бәйрәменә гаиләләре белән килүчеләр дә шактый иде.
  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100