news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда «Кама-Тракс» компаниясе генераль директоры Леонид Штейнберг вафат булган

Бүген иртән озакка сузылган авырудан соң 73нче яшендә Леонид Штейнбергның йөрәге тибүдән туктаган.

(Чаллы, 3 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда «Кама-Тракс» компаниясе генераль директоры, «Татарстан логистикасы һәм автомобиль белән йөк ташу» коммерцияле булмаган партнерлыгы башлыгы, Автокаланың мактаулы гражданины Леонид Штейнберг вафат булган.

Леонид Штейнберг 1946 елда Украинаның Житомир шәһәрендә туган, 1971 елда Казан авиация институтын тәмамлаган. 1991 елда «Кама-Тракс» транспорт-коммерция фирмасын оештырган. 2005 елда «Татарстан логистикасы һәм автомобиль белән йөк ташу» коммерцияле булмаган партнерлыгына нигез салган.

«Татарстан логистикасы һәм автомобиль белән йөк ташу» коммерцияле булмаган партнерлыгы башкаручы директоры Игорь Черник «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Леонид Штейнберг бүген иртән озакка сузылган авырудан соң 73нче яшендә вафат булган.

«Илдә бердәнбер Йөк ташучылар ассоциациясен оештырган кеше арабыздан китте. Әлеге ассоциация Чаллы, Түбән Кама, Казан, Бөгелмә, Сарман, Нурлат, Минзәләдә кече һәм урта бизнесны тәкъдим итүче 562 оешманы берләштерә», - диде Игорь Черник

«Быел Леонид Штейнберг, каты авыруына да карамастан, 12нче тапкыр магистраль автопоезд йөртүчеләр арасында ярышлар үткәрергә җыенган иде. Моннан алда узган ярышларның барысын да ул үзе оештырды. Быел без әлеге бәйгене барыбер үткәрәчәкбез һәм аны Леонид Штейнбергның якты истәлегенә багышлаячакбыз», - диде Игорь Черник.

Леонид Штейнберг белән хушлашу мәрасиме 5 июнь көнне 10.00 сәгатьтә «Энергетик» Мәдәният сараенда узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100