news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда кактуслар күргәзмәсе була

Музейда Виктор Мошенскийның иң сирәк очрый торган кактус үрнәкләре куелачак.

(Чаллы, 27 март ,"Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда кактуслар күргәзмәсе була. Әлеге уникаль коллекцияне Чаллы табибы җыйган. Ул эшеннән буш вакытларында сәяхәт итәргә ярата икән, дип яза җирле басма.

Күргәзмә 26 марттан 10 апрельга кадәр Чаллының Эколгия һәм әйләнә-тирәне саклау музеенда булачак. Ул "Кактусы и не только... Мое открытие Америки" дип атала. Музейда Виктор Мошенскийның иң сирәк очрый торган кактус үрнәкләре куелачак.

Музейга килүчеләр кактусларны гына күреп калмыйча, Викторның кызыклы вакыйгалар турында сөйләгәнен дә ишетә алачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100