news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда көзге ярминкәләргә нәтиҗә ясадылар

Чаллы халкы кышка тиешенчә әзерләнсен өчен, башкарма комитет карары белән яшелчәләрне көн саен сату максатыннан 13 урын билгеләнде

(Чаллы, 24 ноябрь, “Татар–информ”). Кичә Чаллыда эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү идарәсе башлыгы Рәисә Солтанова авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча көзге ярминкәләрнең нәтиҗәләре белән таныштырды.
Башкарма комитет тарафыннан көзге ярминкәләргә үз продукцияләрен турыдан–туры, арадашчылардан башка һәм арзан бәягә сата алсыннар өчен крестьян–фермер хуҗалыклары, азык–төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны җәлеп итү буенча зур эш башкарылды. Ярминкәләрдә катнашучылар белән үзара хезмәттәшлек итү турында 660 килешү төзелде. Килешүләрнең үтәлешен контрольдә тоту өчен шәһәрнең өч районында да иҗтимагый контроль хезмәтләре оештырылды, аларга җәмәгать эшләре линиясе буенча 30 кеше җәлеп ителде.
Көзге ярминкәләрдә 6600 тонна бәрәңге, 2850 тонна суган, 2150 тонна кәбестә, 405 тонна кишер, 230 тонна чөгендер, 243 тонна ит, 20 тонна бал, 16 тонна он һәм башка төрле продукция сатылды. Бәрәңге һәм яшелчә 2008 ел белән чагыштырганда – 8–12, ит 40–50 процентка күбрәк сатылды.
Рәисә Солтанованың чыгышына нәтиҗә ясап, Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев быел халыкның яшәү дәрәҗәсе узган елгыдан барыннан да элек керемнәрнең кимүе белән аерылып тора, дип билгеләп үтте. “Әлеге шартларда ярминкәләр барышында катгый бәяләр сәясәте нәтиҗәсендә сату күләме үсешенә ирештек”, – дип ачыклык кертте ул. Башкарма комитет җитәкчесе ярминкәләрдә яшелчә һәм җиләк–җимеш сату буенча шәһәр халкының фикерен өйрәнергә тәкъдим итте. “Әгәр Чаллыда яшәүчеләр ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе белән бергә җиләк–җимеш тә сатылуын тели икән, тиешле шартлар булдырачакбыз”, – дип вәгъдә бирде Васил Шәйхразиев. Бу хакта Автошәһәр мэриясе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100