news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда көймәдән суга егылып төшеп бата башлаган балыкчыны коткарганнар

Балыкчыларга, көймәдә коткару жилеты булмаганлыктан, 15 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, бүген Чаллыда Мәләкәс елгасында Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көймәдән суга егылып төшеп бата башлаган балыкчыны коткарган. Ир-ат дусты белән балыкка килгән булган.

Хәзер балыкчыларга, көймәдә коткару жилеты булмаганлыктан, 15 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot