news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда күпкатлы йорт тәрәзәсеннән яшүсмер егылып төшкән

Төрле тән җәрәхәтләре алган зыян күрүчене Автокала хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Чаллыда күпкатлы йорт тәрәзәсеннән яшүсмер егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Мәләкәс аръягы» торак комплексында 21/31нче йорт тәрәзәсеннән яшүсмер егылып төшүе турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 15.16 сәгатьтә килгән.

Чакыру буенча килгән 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре беренче подъезд кыегында 15-17 яшьләрдәге яшүсмерне күреп алган.

Төрле тән җәрәхәтләре алган зыян күрүчене Автокала хастаханәсенә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot