news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда күп катлы йорттагы янгын фотолары чыкты

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә фатир хуҗасының бите һәм аяклары пешкән.

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”). Чаллыда кичә кич күп катлы йорт янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә.

Элек “Татар-информ” агентлыгы 10 катлы торак йортның 9нчы катында ике бүлмәле фатирда янгын чыгуы турында хәбәр иткән иде.

Янгын турындагы хәбәр 112 бердәм номерына 3 апрельдә кичке сәгать алты тирәсендә килгән. Ашыгыч хезмәткә шалыраткан ир-ат түшәм януы турында хәбәр иткән.

Янгын урынына 72нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Алар фатирда аш бүлмәсендәге телевизорда кыска ялганыш булуын ачыклаган. Янгын нәкъ менә шуннан чыгарга мөмкин, дип фаразлыйлар.

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә 34 яшьлек фатир хуҗасының бите һәм аяклары пешкән. “Ашыгыч ярдәм” табиблары зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәткәннәр һәм хастаханәгә алып киткәннәр.

Янгын зыян китергән мәйдан 1 квадрат метр чамасы булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot