news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда күп катлы йортта янгын вакытында биш кешене коткардылар

Ут Автозавод проспектындагы йорт фатирын һәм өч балконны колачлаган.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Чаллыда күп катлы йортта зур янгын вакытында биш кешене коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Автозавод проспектында йортның тугызынчы катында фатир яна, ялкын тугызынчы, унынчы һәм унберенче кат балконнарына тарала, дигән хәбәр килде. Урынга Чаллы янгын сүндерү бүлекчәләре килде», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Көчле янгын аркасында фатирларга куе төтен үтеп керә башлаган. Янгын сүндерүчеләр фатирларда яшәүчеләргә коткару битлекләрен кидерәләр һәм аларны урамга алып чыгалар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot