Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда көнче ир хатынына пычак белән кадаган
Әлеге пар бала тәрбияләгән, хәзер баланың яшәү урынын опека органнары билгели.
(Чаллы, 7 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда ир-ат көнчелек аркасында хатынының муенына ике тапкыр пычак белән кадаган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Чаллы бүлеге җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итә.
5 сентябрьдә ГЭС бистәсендә 44 яшьлек исерек ир-ат көнчелек аркасында тавыш чыгарган. Ул кулына пычак алган һәм бергә яшәгән хатыны артыннан йөгергән. Хатын качып котылу уе белән баскыч мәйданчыгына чыккан.
Аның тавышына коридорга күршеләр һәм котырынган ир-атның әтисе чыккан. Әмма алар фаҗигане туктатып кала алмаган. Көнче ир-ат күршеләре күз алдында хатынының муенына пычак белән кадаган. Хатын шунда ук үлгән.
«Ир-ат тоткарланган, гаебен таныган, бүген җәза билгеләнәчәк», – диде Шакиров.
Әлеге пар бала тәрбияләгән, хәзер баланың яшәү урынын опека органнары билгели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз