news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда күкрәк яман шешенә каршы акция оештырыла

“Квартал” комплексында оештырылган әлеге акцияне ачу чарасында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашачак.

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”) Татарстанда онкология авыруларына каршы көрәш елы һәм “Яман шешләргә каршы белемлелек” программасы кысаларында 13 ноябрьдә республиканың Чаллы шәһәрендә “Чаллы күкрәк яман шешенә каршы” дигән акция узачак, дип хәбәр итә автокаланың Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте.

Шәһәрнең “Квартал” сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылган әлеге акцияне ачу чарасында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да катнашачак. 

Бүген Чаллы хатын-кызлары онкологлар, маммологлар һәм пластик хирургларга күкрәк бизләре рагы авыруын кисәтү, дәвалау турындагы сораулары белән мөрәҗәгать итә ала. Шунда ук маммография һәм УЗИ үтәргә мөмкин булачак.

Күкрәк яман шеше онкология авырулары арасында иң еш таралган очракларның берсе. Россиядә ел саен 50 мең шундый очрак теркәлеп тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100