news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда күкрәгендә дүрт ядрә булган ир-ат мәетен тапканнар

Тикшерүчеләр бу кеше үзенә-үзе кул салган, дип фаразлый.

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Чаллыда “Камаз” эшчесенең дүрт ядрә белән яраланган мәете табылды, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Татарстан буенча Тикшерү комитетының Чаллыдагы бүлегендә.

55 яшьлек ирнең мәетен эштән кайткан туганнары табып алган. Бу урынга оператив-тикшерү төркеме барып, күкрәгендә дүрт ядрә булган мәетне тикшергәннәр. Бөтен гильзалар да фаҗига урынында табылган.

Тикшерүчеләр бу ир-ат үзен-үзе үтергән булырга мөмкин, дип фаразлый. 

news_right_1
news_right_2
news_bot