Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда “Күңел җылысын бүләк ит” хәйрия акциясе гамәлдә
Акция халыкның социаль проблемаларына жәлеп итүне максат итә.
(Яр Чаллы, 10 октябрь, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”, Альбина Зарипова). 1 октябрьдән алып 18 енә кадәр күп балалы гаиләләргә, өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, мохтаҗларга ярдәм йөзеннән, шәһәребездә “Күңел җылысын бүләк ит” хәйрия акциясе уздырылачак. Аны “Фиолетовый НЕ ОН” балалар иҗади яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм “Нур” яшьләр үзәге оештыра, диелә “Шәһри Чаллы” газетасында.
“Акция яшьләрне һәм шәһәрдәшләребезне Чаллыбызның социаль проблемаларына жәлеп итүне максат итә. Ярдәмгә мохтаҗларга карата ихтирам хисе тәрбияләү мөһим. Әйтергә кирәк, шәһәрдәшләребез әлеге чарада актив катнашалар. Ел саен без 1000гә якын әйбер җыябыз”, – ди “Фиолетовый НЕ ОН” балалар иҗади яшьләр иҗтимагый оешмасының җитәкче вазифаларын башкаручы Ксения Рәхимуллина.
“Күңел җылысын бүләк ит” акциясендә теләгән барлык кеше дә катнаша ала. Моның өчен “Нур” яшьләр үзәгенә эш сәгатьләрендә төрле җылы киемнәр алып килергә кирәк була. Аларны 15 һәм 16 октябрьдә барлык мохтаҗлар да алып китә алачаклар. Калган киемнәр 18 октябрь көнне шәһәрнең мәчетләре һәм чиркәүләренең әйберләрне кабул итү пунктлары буенча таратылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз