Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда «Күңел» радиосы эшли башлады
«Күңел»не республикабызның биш төбәгендә яхшы сыйфатта тыңларга була.
(Чаллы, 3 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда «Күңел» радиосы ФМ ешлыгында сөйли башлады, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.
Үзенең 25 еллыгын узган ел билгеләп үткән радио 67,7 ультра кыска дулкынында сөйләп халыкны сөендерде. «Күңел» ФМ 92,6 ешлыгында да үзенең тапшыруларын алып бара. Аны Чаллы тирәсендәге 7 район биләмәләрендә тыңларга була.
Бу ешлыкны алу өчен “Татмедиа” агетлыгы җитәкчелеге күп көч куйды. Тагы шуны әйтергә кирәк, «Күңел»не республикабызның биш төбәгендә яхшы сыйфатта тыңларга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз