news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда көчле шартлау булган

Урында экстрен хезмәтләр эшли. Зыян күрүчеләр турында хәбәр әлегә билгеле түгел.

(Яр Чаллы, 2 март, "Татар-информ", Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда ЗЯБ бистәсендә төзелеш базары тирәсендә көчле шартлау булган, шуннан соң янгын чыккан. Бу турыда социаль челтәр кулланучылар хәбәр итә.

Узган төн уртасы тирәсендә Фоменко һәм Сарман урамнары чатында булган хәл турында шаһитлар язды. Алар автосервис шартлады, дип белдерә. Башка мәгълүматлар буенча, бу - төзелеш базасы.

Ангар стеналары төрле якка таралган, түбәсе дә ишелеп төшкән. 19 нчы микрорайонда якындагы йортларның тәрәзәләре һәм стеналары селкенгән.

Урында экстрен хезмәтләр эшли. Зыян күрүчеләр турында хәбәр әлегә билгеле түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot