Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда көчекне суеп ашаганнар
Волонтерлар тиздән “эт ашаучылар” янына полиция хезмәткәрләре белән килергә җыеналар.
(Чаллы, 1 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда өлкән яшьтәге хатын волонтерлар биргән көчекне пешереп ашаган. Бу хакта йортсыз хайваннарга ярдәм күрсәтүче төркем әгъзалары белдергән.
Алар бу хатынга көчекләрнең берсен биргән булганнар. Ул аны, кызыма коттеджга кирәк, дип, асрамага алган. Үзе исә шәһәр фатирында яши икән.
Волонтерлар, эт баласын бу хатында калдырып киткәннән соң, икенче көнне шалтыратып, этнең хәлен белешкәннәр. Көчекнең юкка чыгуын аңлап алганнан соң, кире кайтаруын сораганнар. Хатын аның урынына Минзәләдән лайка токымлы өч эт китертергә тәкъдим иткән.
Бу хатын олы улы белән яши икән, ул хайваннарны "тереләй тунаучы" буларак шикләнелә.
Волонтерлар тиздән “эт ашаучылар” янына полиция хезмәткәрләре белән килергә җыеналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз