news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда җитди һәлакәт - фото

«Форд Транзит» микроавтобусы җиңел машина белән бәрелешкәннән соң ауган

 (Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Кичә 22.00 сәгать тирәсендә Чаллыда Сөембикә һәм Автозавод проспектлары чатында җитди һәлакәт булган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

14 модель «Лада» автомобиле йөртүчесе юл чатын светофорның кызыл төсенә узган һәм «Форд Транзит» микроавтобусы белән бәрелешкән, аннары соңгысы ауган.

«Лада» йөртүчесе төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot