news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ислам үзәге төзелә

Дини йола бинасы башка биналардан аерылып торырга, кибет шикелле, йортларның беренче катында урнашырга тиеш түгел дигән фикерләр белдерелгән.

(Чаллы, 7 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы").  Чаллыда ГЭС бистәсенең 3 нче комплексында "Яңарыш" ислам үзәге төзелә. Дөресрәге, ул торак йортның аскы катларында урнашачак. Комплекс 2016 елда сүтелгән "Йолдыз" мәдрәсәсе урынында булачак, дип яза җирле басма.

Биредә 117 фатирга исәпләнгән алты катлы ике торак бина төзү планлаштырылган булган. Хәзер алтынчы катка кадәр ике йорт та күтәрелгән, тагын 3 катны өстәп төзиячәкләр. Җир мөхтәсибәт милкендә санала. Беренчел план буенча бер йортның ике катында Кама арты төбәге буенча Хаҗ Фонды, Хәләл Үзәк, Вакф Фонды урнашачак дип уйланылган булган. Хәзерге вакытта бу планнарның үзгәрү мөмкинлеге турында гөманларга мөмкин.

Әлфәс хәзрәт Гайфуллин: "Төзелеш тәмамланмый торып, төгәл генә мөхтәсибәтнең кайсы бүлекләре биредә булачагын әйтү кыен, чөнки планнар үзгәреп тора. Мөслимәләр берлегенә дә, хаҗ бүлегенә дә, яшьләргә дә бина кирәк. Безгә мөселман балалар бакчалары, спортзаллар, балалар һәм яшьләр өчен клублар кирәк. Боларның барысын да эшләргә мөмкин. Бина тулысынча сафка баскач, акрын-акрын үзләштерүгә күчәрбез",-диде.

Ислам үзәге шәһәр төзелеше советын 2016 елның декабрендә икенче омтылыштан соң гына узган. Архитекторларны үзәкнең урнашу урыны һәм тышкы күренеше канәгатьләндермәгән. Дини йола бинасы башка биналардан аерылып торырга, кибет шикелле, йортларның беренче катында урнашырга тиеш түгел дигән фикерләр белдерелгән. Хәзерге планда ислам тематикасы көчәйтелгән, тышкы бизәлешкә мәчетләрне хәтерләтүче декор өстәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100