news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы Кубогына Россиякүләм көрәш турниры узачак

Үз авырлык категориясендә беренче урын алучылар арасында җирәбә уйнату нигезендә хаҗга юллама уйнатылачак.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). 2022 елның 26 мартында Яр Чаллы шәһәрендә мөселманнар арасында татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән Россиякүләм турнир үтәчәк.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйге 13нче тапкыр Татарстан мөфтияте, Чаллы шәһәре башкарма комитеты, Россиянең һәм Татарстанның көрәш федерацияләре һәм Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан оештырыла.

Быел көрәштә командалар арасында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы Кубогы, ә үз авырлык категориясендә беренче урын алучылар арасында җирәбә уйнату нигезендә хаҗга юллама уйнатылачак.

Чаллының «Витязь» спорт комплексында узачак ярышта Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән 100гә якын спортчының катнашуы көтелә.

Көрәшкә 18 яше тулган, намаз укучы, тиешле физик әзерлеккә һәм медицина рөхсәтенә ия мөселманнар кертелә. Катнашучылар үлчәнгәнгә кадәр намаз уку кагыйдәләрен белү буенча тест биремнәре үтәчәкләр. Спортчыларның көрәш спорт киемнәреннән һәм түбәтәйдән булулары шарт. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100