Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда иске йола буенча христиан динен тотучылар чиркәве эшли башлады
Әлеге чиркәү 10 ел буе төзелде. Бу дини юнәлеш белән гыйбәдәт кылучылар аз булу сәбәпле аңа ярдәм итүчеләр аз иде.
(Чаллы, 9 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллының Шамил Усманов урамында иске йолалар (старообрядчество) буенча христиан динен тотучылар өчен чиркәү ачылды. Ул Илья пәйгамбәр исемен йөртәчәк.
Иске йола буенча христиан дине тотучылар саны Чаллыда күп түгелләр, общинада 70 кеше тора.
Әлеге чиркәү 10 ел буе төзелде. Бу дини юнәлеш белән гыйбәдәт кылучылар аз булу сәбәпле аңа ярдәм итүчеләр аз иде.
Провослав христиан дине әһелләре иске йолалар белән баручыларны яратып бетермиләр, динне таркатучылар, дип кабул итәләр. Аларның чиркәүләрендә генә түгел гыйбадәт кылуларында да аерма бар, әйтик, провославлар өч бармак белән чукына, иске йолачылар ике бармак белән генә. Моннан тыш иске йола белән яшәүче рус халкы бары тик табигый ризыклар белән генә туклана, киемнәре озын, шәрә тән күрсәтеп йөрмиләр һ.б.
Гыйбәдәт йортын ачу бәйрәменә Казаннан һәм республикабызның башка төбәкләреннән кунаклар килгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз