Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда ишегалды юлларын ремонлый башларга ният иттеләр
Шәһәр хакимияте квартал араларындагы юлларны ремонтлау өчен 20 миллион сум акча бүлеп бирергә карар чыгарды.
(Чаллы, 29 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Яр Чаллыда утыз елдан артык бер тапкыр да ремонтланмаган ишегалды һәм йортлар арасындагы юллар байтак. Шәһәрдә һәр ел саен зур проспектларны, урамнарны төзекләндереп киләләр. Әйтик, өченче ел Сөембикә проспекты ремонтланса, узган ел Чулман проспекты яңартылды. Быел исә юл ясаучылар Мәскәү прооспектына тиз темпларда асфальт җәяләр, дип яза җирле басма.
Чыннан да йортлар арасындагы юлларга халык бик зарлана, кенеңдер машинасы ватыла хәтта балалар арбасы белән үтә алмаслык җирләр бар. Мөрәҗәгать иткәч, торак идарә компанияләре чокырларны ямауга, ремонт ясауга акча юк, дип белдерә.
Шәһәр хакимияте квартал араларындагы юлларны ремонтлау өчен 20 миллион сум акча бүлеп бирергә карар чыгарды. Аны ел ахрына кадәр үзләштерергә кирәк. Хәзер шәһәр башкарма комитеты юл төзекләндерүче оешмалар арасында конкурс игълан итте. Подрядчиклар 10 июльгә кадәр үз оешмаларын тәкъдим итәргә тиешләр. Әлбәттә 20 миллион сум акча Чаллы кебек зур шәһәр өчен күп түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз