news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда исерек кыз дустына пычак кадаган

Хатын-кызлар арасында бәхәс 26нчы комплекстагы фатирларның берсендә булган.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыда исерек кыз, көнләшеп, дустына пычак белән кадаган, ә аннары үзе үк табибларны чакырган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Хатын - кызлар арасында бәхәс 26нчы комплекстагы фатирларның берсендә булган. Кичке аш вакытында салмыш кызлар бәхәсләшеп киткән. Фатирның 44 яшьлек хуҗабикәсе кулына кухня пычагын алган һәм 36 яшьлек кунак хатынның корсагына чәнчегән. Шуннан соң ул табибларга шалтыраткан.

Зыян күрүчене хастаханәгә салганнар. Хатын-кызның талагына зыян килгән, хәзер ул табиблар күзәтүендә.

Һөҗүм итүчегә карата аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү турында эш кузгатылган. Аңа сигез елга кадәр колониягә хөкем ителү яный.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot