news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда исерек килеш мотоциклда йөрүче 12 яшьлек үсмерне тотканнар

Малайның әнисенә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Павел Климчак).Чаллыда автоинспекторлар 12 яшьлек үсмер идарә иткән мотоциклны туктаткан. Әнисе белән медицина тикшеренүе узгач, үсмернең исерек булуы ачыкланган.

«Татар-информ» агентлыгына автошәһәрдәге үзхәбәрчесе сөйләгәнчә, мотоциклның номеры, ә баланың шлемы һәм йөртү таныклыгы да булмаган. Үсмернең исерек булуы билгеле.

«Яшүсмергә карата 16 яшькә кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын хисапка алу карточкасы төзелгән. Малайның әнисенә карата „Транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган затка транспорт бирү“ маддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеделәр», — диде Эчке эшләр министрлыгының Татарстанның Тукай районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Ганиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot