Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда исерек ир-ат үз фатирында газ шлангын кисеп, шуңа ут төрткән
Биш катлы йортның беренче катындагы фатирда газ шлангы, счетчик һәм аш бүлмәсендәге һава суыру торбасы янган.
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Чаллыда исерек хәлдәге 35 яшьлек ир-ат, төнлә үз фатирында газ шлангын кисеп, аңа ут төрткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Бүген 0.21 сәгатьтә 112 бердәм номерына Яңа шәһәрдәге 32/3нче йортның беренче катындагы фатирда газ торбасы януы хакында хәбәр килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Урынга биш минут эчендә килеп җиткән 55нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре беренче каттагы фатирда яшәүче исерек хәлдәге 35 яшьлек ир-атның газ шлангын кисеп, аңа ут төртүен ачыклаган. Нәтиҗәдә газ шлангы, счетчик һәм аш бүлмәсендәге һава суыру торбасы янган.
Йортта яшәүчеләрне эвакуацияләүнең кирәге чыкмаган – янгынны ут белән көрәшүчеләр килгәнче үк сүндергәннәр.
Гадәттән тыш хәл булган урынга газ хезмәтендә эшләүчеләр килеп, фатирдагы торбаны япкан. Ут төртүчене полиция бүлегенә алып киткәннәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз