Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда исерек ир-ат җиденче каттагы яна торган бүлмә тәрәзәсеннән сикереп исән кала
Шаһитлар сүзләренә караганда, ир-ат гомерен кар өемнәре саклап калган.
(Чаллы, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда исерек ир-ат җиденче каттагы яна торган бүлмә тәрәзәсеннән сикереп исән кала. Әлеге хәл турында социаль челтәрдә шаһитлар хәбәр итә.
Бу вакыйга кичә кич Яңа шәһәрнең 23 / 11в йортында булган. Күршеләренең сүзләренә караганда, исерек хәлдә булган ир аяк киемен электр плитасендә киптерергә булган. Аяк киеме яна башлаган һәм ир-ат куркып тәрәзәдән сикергән.
Шаһитлар мәгълүматларына караганда, ир-атның гомерен ул килеп төшкән кар өемнәре саклап калган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз