news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда исерек балыкчы батып үлгән

Түгәрәк кыр бистәсендәге 47 яшьлек балыкчының мәетен коткаручылар ярдан ике метр ераклыкта табып алган.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Чаллыда исерек балыкчы батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Биклән авылы янында баткан балыкчы турында хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәте номерына чәршәмбегә каршы төндә алынган. Урынга 6нчы зона янгын сүндерү –коткару часте хезмәткәрләре килгән.

Алар шаһитлардан сораштырган. Ачыкланганча, өч ир-ат төнлә балыкка барган, алкоголь кулланганнар. Түгәрәк кыр бистәсендәге 47 яшьлек балыкчы су кырыенда – яр буенда йоклап киткән. Шуннан соң иптәшләре аны югалткан.

Коткаручылар көймәдә күл төбен караштырып чыккан һәм балыкчы мәетен ярдан ике метр ераклыкта табып алган. Аны чыгарып, полицейскийларга тапшырганнар.

Ир-ат төнлә торып, аягында басып тора алмыйча суга егылып төшүе ихтимал.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре су буендагы теләсә-нинди саксызлык, бигрәк тә алкоголь кулланган килеш, фаҗигагә китерергә мөмкин, дип кисәтә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot