Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда, җир үзләштерү турындагы эш буенча, төзелеш оешмасы топ-менеджерлары тоткарланган
Иртән «ДОМКОР» ҖЧҖ башкаручы директоры Илдар Әхмәтгәрәев һәм коммерция директоры Юрий Мочалин өендә тентү үткәргәннәр.
(Чаллы, 1 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда, җир кишәрлеген законсыз үзләштерү турындагы эш буенча, «ДОМКОР» төзелеш компаниясе топ-менеджерлары тоткарланган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгының үз чыганагы.
Иртән «ДОМКОР» төзелеш компаниясе топ-менеджерлары - «ДОМКОР» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары, башкаручы директор Илдар Әхмәтгәрәев һәм компаниянең коммерция директоры Юрий Мочалин өендә тентү үткәргәннәр. Хәзерге вакытта ике топ-менеджер да тоткарланган. Тикшерү комитетының җирле бүлегендә алардан сорау алалар. Бирегә шулай ук «ДОМКОР» ҖЧҖ генераль директоры Мөнир Гайнулловны да чакырганнар.
Чыганак хәбәр иткәнчә, төзелеш компаниясе идарәчеләре Чаллының Чәчәкле бульварындагы 8 344 квадрат метр мәйданны биләгән җир кишәрлеген үзләштерүдә гаепләнә. Бу кишәрлек алга таба исеме «ДОМКОР» ҖЧҖ дип үзгәртелгән «Төзелеш-инвестиция компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә бүлеп бирелгән. Әлеге территориядә паркинг төзергә ниятләгәннәр.
Якын көннәрдә тоткарланучыларга карата чик кую чарасы билгеләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз