news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда җир кишәрлекләреннән үзлектән файдалану очраклары 30 процентка арткан

Шәһәр прокуратурасы җирдән законсыз файдаланучыларга карата 12 шикаять дәгъвасы белдерде

 (Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чаллы шәһәрендә быел җир кишәрлекләреннән законсыз төстә файдалану очраклары 30 процентка артып киткән. Шәһәр прокуратурасы әлеге уңайдан, җир кишәрлекләрен шәһәргә тапшыруны дәгъвалап, 12 шикаять белдергән, дип хәбәр итә “Челнинские известия” хәбәрчеләре.
Шулай ук җирдән максатчан файдаланмау очраклары да арта бара икән. Мондый хокук бозулар гомуми хокук бозуларның дүрттән бер өлешен алып тора. Бары тик җирдән моңа хокук бирә торган документлардан башка файдалану очракларының гына кимүе күзәтелә. Соңгы елда алар өлеше 40 проценттан 20 процентка калган.
Хокук бозу очраклары буенча гаеплеләргә карата барлыгы 13 миллион сум күләмендә акча түләтү каралган, процентлары исә 2,3 миллион сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot