news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ир-атны үтергәнче кыйнаган ике яшүсмер тоткарланган

Кичә кич Чаллыда 32нче комплекста 49 яшьлек ир-ат яшүсмерләр төркеменә кисәтү ясаган, ә алар аңа йодрык белән ташланган.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Балалар мәйданчыгын чүпләмәгез, дип кисәтү ясаган ир-атны үтергәнче кыйнаган ике яшүсмер тоткарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Кичә кич 32нче комплекста 49 яшьлек ир-ат көнбагыш ашап балалар мәйданчыгын чүпләгән яшүсмерләр төркеменә кисәтү ясаган. Алар аңа йодрыклары белән ташланган.

Ир-атны кыйнаучыларның икесе күрсәтмә бирү өчен полиция бүлегенә китерелгән. Беренчел тикшерүләр буенча, ир-ат йөрәк өянәгеннән үлгән булырга мөмкин.

Хәзерге вакытта хокук саклау хезмәткәрләре әлеге булган хәлне өйрәнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100