Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда ир-ат үз фатирында янып үлгән
Коткаручылар төтен белән тулган подъезддан алты кешене, шул исәптән бер баланы урамга алып чыкканнар.
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Чаллыда 62 яшьлек ир-ат үз фатирында янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
ГЭС бистәсендә урнашкан 2/2нче йорттагы бер фатирда янгын чыгуы хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына төнге икеләр тирәсендә килгән.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр күп фатирлы торак йортның икенче катындагы балконда әйберләр януын күргән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре махсус битлекләр ярдәмендә төтен белән тулган подъезддан алты кешене, шул исәптән бер баланы урамга алып чыккан.
Ут белән көрәшүчеләр янгынны ун минут эчендә сүндергән. Фатирны тикшергән вакытта 62 яшьлек ир-атның мәетенә юлыкканнар.
Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз