Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда ир-ат танышын үтергән, аның дус хатынын көчләгән һәм кыз баланы мәсхәрәләгән
Фаҗига бүген төнлә Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы йортларның берсендә булган.
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы кешесе танышын үтергәннән соң, аның дус хатынын көчли, шушы хатынның кечкенә кызына карата азгын гамәлләр кыла. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
3 ноябрьгә каршы төндә Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы йортларның берсендәге фатирда табын корып утырганда бер ир-атны үтерәләр.
Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматы буенча, иптәшен үтергәннән соң, исерек ир фатир хуҗасының 35 яшьлек сөйгән хатынын көчләгән, ә аннан соң шушы хатынның 6 яшьлек кызына карата сексуаль характерда көч кулланган.
![](/resize/750/images/uploads/news/2020/11/3/c69aafa346ca13689762323fb931ea402e96749b800aa2eb12b2b210d94f.jpeg)
«Көчләү» һәм «Кечкенә балага карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәләре буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
![](/resize/750/images/uploads/news/2020/11/3/92f605aecdb41b23f9ad0b7ba6d3c1b85173057c496bbeb39ed677fbb18f.jpeg)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз