news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда ир-ат, тәмәке тарткан килеш йоклап, йортын яндырган

Янгын Элеватор тавы бистәсендә Куйбышев урамында кичә иртән килеп чыккан.

(Казан, 2 гыйнвар, “Татар-информ”). Чаллыда ир-ат тәмәке тарткан килеш йоклап киткән. Нәтиҗәдә, йортка ут капкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Чаллыда Элеватор тавы бистәсендә Куйбышев урамындагы агач йортта янгын чыгу хәбәре кичә бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына 5 сәгать 30 минутта алынды”, - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләр яна торган йорттан 59 яшьлек хуҗа кешене коткарган. Ир-ат медицина ярдәменнән баш тарткан. Янгын 18 квадрат метрны тәшкил иткән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын тәмәке тарткандагы саксызлык сәбәпле чыгуы мөмкин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot