Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда ир-ат белән үсмерләр арасындагы конфликт башланган мизгел видеога эләккән
Ир-ат балалар мәйданчыгын чүпләүче үсмерләргә кисәтү ясаган, егетләр агрессивлык күрсәткән.
(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Чаллы шәһәрендә яшәүче ир-ат белән үсмерләр арасында конфликт башлану видеосы чыкты.
Видеоязмада ир-ат белән үсмернең бер-берсенә күтәренке тавыш белән дәшеп бәйләнешүе күренә. Үсмернең дуслары аны тынычландырып кырыйга алып китәргә тырышалар.
- Кичә кич Чаллыда 32 нче комплекстагы йортларның берсе ишегалдында 49 яшьлек ир-ат белән үсмерләр төркеме арасында конфликт чыгуын хәбәр иткән идек. Ир-ат балалар мәйданчыгын чүпләүче үсмерләргә кисәтү ясаган, әмма егетләр кисәтүгә агрессивлык күрсәткән.
Кыйнашудан соң ир-ат үлгән. Якыннары ир-атның йөрәгенә массаж һәм ясалма сулыш ясап, беренче ярдәм күрсәтергә тырышып караган. Бу турыда видеоязма да чыкты.
Шикләнелә торган ике үсмерне кайнар эзләр буенча токтарлаганнар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз