news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ир-ат БАД өчен компенсация вәгъдә иткән аферистларга 430 мең акча күчергән

Җинаятьчеләр ирне үзләрен прокуратура хезмәткәрләре дип ышандырган.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыдан өлкән яшьтәге ир-ат БАД өчен компенсация вәгъдә иткән аферистларга 430 мең сумнан артык акча күчергән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Җинаятьчеләр үзләрен прокуратура хезмәткәрләре дип таныштырган 67 яшьлек ир-атны аңа сыйфатсыз медицина препаратлары өчен компенсация тиеш дип ышандырган. Алар ир-атка пошлина, страховка һәм курьер чыгымнары өчен түләргә кирәк, дип аңлаткан.

Нәтиҗәдә, пенсионер җинаятьчеләргә 435 мең сум акча күчергән, шуннан соң алар элемтәгә чыкмый башлаган. Ир-ат шуннан соң полициягә мөрәҗәгать иткән.

Караклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100