news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда ипподром базасында шугалак эшли башлады

28 мең квадрат метрлы шугалак әлегә тест режимында эшли.

(Чаллы, 15 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда шәһәр ипподромында шугалакта беренче килүчеләрне кабул иттеләр.

Ипподромдагы боз аренасын беренче тапкыр узган кыш гомумшәһәр шугалагы сыйфатында кулландылар. Боз «Салават кубогы» автоузышлары өчен әзерләнгән иде, аннан соң аны актив ял итү өчен куллану идеясе туды. Шулай итеп, Чаллыда илдә иң зур шугалак барлыкка килде – мәйданы 28 мең квадрат метр.

Төзүчеләр биредә ноябрьдән эш башлады. Биредә чишенү-киенү бүлмәләре һәм бәдрәфләр барлыкка килде, тимераякларны прокатка алу пункты эшли башлады. Спорт объекты әлегә тест режимында эшли.


news_right_1
news_right_2
news_bot