news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда инжиниринг үзәге төзеләчәк

Проект машина төзелеше предприятиеләре эшчәнлегенә юнәлдерелә

 (Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Чаллыда Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерын үстерү кысаларында механик эшкәртү һәм протиплаштыруның сыгылмалы җитештерү системалары өлкәсендә (машина төзелеше предприятиеләре өчен) инжиниринг үзәге төзү проектын гамәлгә ашыру сорауларын тикшерү буенча киңәшмә уздырылды. Аның барышында Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләре һәм оешмалары арасыннан әлеге оешманың Күзәтчелек советы составына, сатып алынучы җиһаз-җайланмалар исемлегенә, һәм шулай ук төзелеп килүче инжиниринг үзәге эшчәнлеге планнарына караган сораулар тикшерелде, дип белдерә “Шәһри Чаллы” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot