news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда инвалидлар өчен Сабантуй бәйрәме уза

Мондый чаралар үткәрү инвалидларга үз танышлыкларының даирәсен киңәйтергә һәм җәмгыятькә интеграцияләнергә мөмкинлек бирә, дип саный социаль хезмәткәрләр

(Казан, 17 июнь, “Татар–информ”). Бүген Чаллыда инвалидлар өчен Сабантуйны бәйрәм итүнең өч көнлек программасы төгәлләнә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
15 июньнән башлап мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр милли бәйрәмнәрдә (аларда уеннар һәм ярышлар инвалидлар өчен җайлаштырылган) катнаша. Чаллы батырлары милли көрәш, гер күтәрү, армрестлинг, капчык сугышы, аркан тартышу кебек ярышларда үзләренең җитезлеген һәм көчен күрсәтә.
Мондый чаралар үткәрү инвалидларга үз танышлыкларының даирәсен киңәйтергә һәм җәмгыятькә интеграцияләнергә мөмкинлек бирә, дип саный социаль хезмәткәрләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot