news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чаллыда инвалид спортчылар өчен мэр Кубогын гамәлгә кую күздә тотыла
Бүген Чаллыда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт төрләре буенча шәһәр мэры Кубогын гамәлгә кую тәртибе хакында фикер алыштылар
Скопировать ссылку
(Казан, 4 март, “Татар–информ”). Бүген Чаллыда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт төрләре буенча шәһәр мэры Кубогын гамәлгә кую тәртибе хакында фикер алыштылар.
Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галина Каширина ачыклык керткәнчә, мэр Кубогы инвалидларны иҗтимагый тормышка күбрәк җәлеп итү, аларны спорт ярдәмендә тернәкләндерү, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында массакүләм спортны җәелдерү максатыннан гамәлгә куела, дип хәбәр итә Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
Мэр Кубогын спортның 8 төре: шашка, шахмат, армспорт, өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика, чаңгы ярышлары һәм дартс буенча гамәлгә кую күздә тотыла. Халык ышанычлылары тәкъдим белән ризалашты, әлеге мәсьәлә шәһәр советының чираттагы сессиясендә каралачак.
Чаллыда 300 инвалид спорт белән шөгыльләнә. Алар арасында шахмат буенча Ауропа чемпионы Станислав Михеев, инвалидлар арасында армспорт буенча дөнья чемпионатының көмеш һәм бронза призеры Дамирә Канцерова, Россия шәһәрләре буенча ел саен походларга чыгучы “Идел–Урал” хәйрия фонды спортчылары бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot