Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда инвалид ир-ат үз фатирында янып үлгән
Янгын саксыз тәмәке тарту аркасында килеп чыккан дип фаразлана.
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Бүген төнлә Чаллыда 79 яшьлек инвалид ир-ат үз фатирында янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
48нче комплекста урнашкан 13нче йорттагы ике бүлмәле фатирда янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген төнлә килгән.
Чакыру буенча урынга юл тоткан 54нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре ут капкан фатирның ишеген ачып кергәч, залда диванда яткан 79 яшьлек инвалид ир-атның мәетенә тап булган.

«Ир-атны берничә инсульт кичергәннән соң паралич суккан. Ул ялгызы яшәгән. Фатир хуҗасының кызы әйтүенчә, ул урын өстендә еш кына тәмәке тарткан», - дип шәрехләделәр әлеге вазгыятьне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Янгын саксыз тәмәке тарту аркасында килеп чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз