Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда инвалид блогер кызның коляскасын урлаган адәмнәр тоткарланган
Ике исерек ир-ат колясканы урлагач, гаражлар янында ташлап калдырган, әмма ул юкка чыккан.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Чаллыда инвалид кыз, бьюти-блогер Лилия Лотфрахманованың коляскасын урлаучыларны тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татар-информ» берничә көн элек Лилия Лотфрахманованың инвалид коляскасын урлаулары хакында хәбәр иткән иде. Полициягә урлау турында гариза белән кызның әнисе мөрәҗәгать иткән.
Урлаучыларны тоткарлаганнар. Алар – 48 яшьлек эшсез ир-ат һәм элек хөкем ителгән 53 яшьлек ир-ат. Алар җинаять кылганда исерек булганнар.
Урлаучылар бу гамәлләрен аңлата алмаганнар. Сорау алуда ир-атлар арбада 3 чакрым чамасы юл узуларын, аннары ЗЯБ бистәсендә гаражлар янында ташлап калдыруларын әйткән.
Полицейскийлар инвалид коляскасы калдырылган урынга барганнар, әмма гаражлар янында аны тапмаганнар. “Алар бик нык исерек булу сәбәпле, кайда ташлап калдыруларын онытканнардыр”, - дип ачыклык керттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
“Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылмаган, чөнки коляска социаль яклау органыныкы, ә алардан әле гариза булмаган”, - диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.
Инвалид коляскасын эзләү дәвам итә. Җинаятьтә шикләнелгән адәмнәргә карата өй аресты билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз