Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда индексациядән соң яшь буенча пенсиянең уртача күләме 15,1 мең сумнан арткан
Автошәһәрдә хәзер барлыгы 151 мең 692 пенсионер яши.
(Чаллы, 3 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда индексациядән соң яшь буенча пенсиянең уртача күләме 15 мең 136 сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген Автошәһәр мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе вакытында РФ Пенсия Фондының җирле идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов сөйләде.
Докладчы 2020 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 6,6 процентка индексацияләнде, бу фаразланган инфляциядән югарырак, дип искәртте. Нәтиҗәдә, пенсиянең уртача күләме 14 мең 448 сум, ә яшь буенча уртача пенсия күләме 15 мең 136 сум тәшкил иткән.
1 февральдән ай саен акчалата түләү (ЕДВ) – Россиядә иң күп социаль түләү, 3 процентка арткан. Чаллыда аны 37 мең 800 федераль льготалы кеше ала. Шул ук вакытта ай саен акчалата түләү составына керүче социаль хезмәтләрнең бәясе дә 3 процентка артачак, аның бәясе 1155 сум 6 тиен тәшкил итәчәк.
Фәттахов хәбәр иткәнчә, Автошәһәрдә бүгенге көндә 151 мең 692 пенсионер яши, аларның 132 мең 555е яшь буенча пенсионерлар. Шул ук вакытта Чаллының 14 кешесе йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте, шәһәрдәге мең кеше 90 яшен тутырды, 9 мең 580 кеше 80 һәм аннан да күбрәк яшьтә, 27 мең 749 кеше 70 яшьлек чикне узып китте, ә тагын 69 мең 792 кеше 60 һәм аннан да күбрәк яшькә җитте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз