news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда имам-мөхтәсиб сайланды

Бертавыштан Чаллы мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе итеп Әльфәс хәзрәт Гайфулла сайланды, дөресерәге ул үз урынында калды.

(Чаллы, 15 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда имам-мөхтәсибне сайлау җыелышы булып узды, дип яза җирле басма.

Анда шәһәрнең 15 мәчетеннән хәзрәтләр һәм дин әһелләре катнашты. Бертавыштан Чаллы мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе итеп Әльфәс хәзрәт Гайфулла сайланды, дөресерәге ул үз урынында калды.

Шулай ук мөхтәсибәт каршында ревизия комиссиясе әгъзалары да сайланды. Җыелышта шәһәрнең барлык мәчетләре имам-хатыйбларына үз вазыйфаларын башкаруга рөхсәт биргән шахадатнамәләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot