news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Җилкәнле спорт буенча Татарстанның ачык чемпионаты була

Ярышка Казан, Яр Чаллы, Тольятти, Яшел Үзән, Алабуга, Воткинск, Түбән Новгород шәһәрләреннән сиксәнләп спортчы килә.

(Казан, 2 июль, "Татар-информ"). 2 июльдән 5 июльгә кадәр Яр Чаллы («Навигатор» яхт-клубы) Җилкәнле спорт буенча ачык чемпионат һәм Татарстан беренчелеге кабул итәчәк. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярышларда Россиянең 7 шәһәреннән (Казан, Яр Чаллы, Тольятти, Яшел Үзән, Алабуга, Воткинск, Түбән Новгород) 13 командадан сиксәнгә якын спортчы катнашачак.

Чемпионат кысаларында «420», «Лазер-радиал», «Лазер»классларында 5 комплект медаль уйнатылачак.

Беренчелек кысаларында «Зум 8», «Лазер 4.7», «Луч-радиал», «Луч-мини», «Луч», «кадетлар», «Оптимист»классларында 13 комплект медаль уйнатылачак.

Ярышлар һава шартларына бәйле рәвештә 12: 00 сәгатьтә башлана.

Ачылу тантанасы 2 июль көнне 13: 00 сәгатьтә булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100