Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда ике яшьлек кыз бала дүртенче каттагы балконнан егылып төшкән
Сабыйны хастаханәгә алып киткәннәр, аның баш сөяге имгәнгән, баш мие селкенгән, борын сөяге сынган, параорбиталь гематома булган.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кич ике яшьлек баланы ГЭС бистәсендәге бер йорт янында тапканнар. Ул дүртенче каттагы балконнан егылып төшкән.
Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсеннән әйтүләренчә, якынча мәгълүматлар буенча әти-әнисе кухняда булганда бала балконга чыгып, шундагы әйберләрдән үзенә баскыч ясаган һәм аска карамакчы булган. Ниндидер бер мизгелдә бала ычкынып китеп, дүртенче кат биеклектән егылып төшкән.
Сабыйны хастаханәгә алып киткәннәр, аның баш сөяге имгәнгән, баш мие селкенгән, борын сөяге сынган, параорбиталь гематома булган. Әлеге факт буенча «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе белән җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз